

...Безнең мәхәббәт тарихыбыз шулай башланды. Дус кызым белән бергәләп, чираттагы җәйге ялыбызда Уфа каласына кунакка барырга булдык. Аның өчен күрше авылга барасы, елга аркылы чыгасы бар. Ә аннан инде автобус белән райцентрга һәм Уфага. Кичтән киттек җәяүләп, барып җиттек елга буена, ә анда бер көтү егетләр су керәләр иде. Елгасы бик тирән булмаса да, сай да түгел, мин бөтенләй су буенда үскән кеше түгел. Дустым үзе елга буенда яшәгәч, бик тәвәкәл генә кереп китте суга, аның артыннан мин дә атладым, керә барабыз, су тирәнәя, итәкләрне күтәрә барабыз. Шул ук вакытта бер егет безне күргәч тә, тиз генә кайтып, ат җигеп алып килгән, янәсе безне ат арбасына утыртып алып чыга. Атын чаптырып килеп тә җитте, безгә каршы керә дә башлады суга. Ә без бит инде горур, сер бирмибез, әкрен генә атлыйбыз, итәкләрне күтәрә-күтәрә, утырмыйбыз да арбага. Егетләр кычкыралар, көләләр, сызгыралар безгә. Ярар, хуш, ничек булса да чыгып җиттек. Киттек дустымның туганнарына, шунда кунасы иде. Ә егетләр шым гына безнең арттан карап калды, янәсе кемгә кунакка килгән икән бу кызлар.
Ә туган әбиебез өй идәнен буяган икән. Верандага безгә дә, үзенә дә урын җәеп, йокларга яттык.
Менә бер заман берәү тәрәз чиртә бит, безне чакыра бер таныш кызкай. Таныш булгач ни, чыктык инде. Чыксак урамда егетләр, безне ат белән алып чыгарга теләгән егет тә бар клубка чакыра килгәннәр икән. Яшьлек бит, бардык клубларына, барсак ишегендә йозак, урындыкларын урамга чыгарып куйганнар, бактисәң, анда да ремонт икән, идәннәрен буяганнар. Кемдер магнитафон алып чыккан, элек бит шулай күтәреп йөри торганы була торган иде. Үзләренә күрә дискотека ясап, биеп, күңел ачалар яшьләр.
Азмы-күпме вакыт үткәч, кайтырга чыктык, иярә бит теге егет арттан. Кереп булмады әбекәйгә, киттек урам буйлап, таныштык, сөйләштек, егеткәй алдагы көнне генә армиядан кайткан икән. Елга буйларын әйләндек. Җәй көне төн кыска, таң атты, мине әбекәй капка төбенә озатканда якты иде инде. Ишекне тартсам, бикле, кыенсынып кына ишекне кагып, ачтырып кереп яттым.
Иртән автобуска чыксак, егеткәй дә басып тора, военкоматка барасы икән, солдат киеме белән. Ә инде районга баргач, безгә билет алырга ярдәм итеп, озатып калды. Ул чакта кассада чират күп була торган иде. Инде Уфадан кунактан урап кайтуга тагын елмаеп каршы алып тора иде. Безнең дуслык, гомерлек мәхәббәт шуннан башланып китте дә инде.
Менә 32 ел инде кулга-кул тотынып, туган җирем Татарстан белән торган җирем Башкортостан чиген иңләп аккан, җырларда җырланган, безне таныштырган да, кавыштырган да горур Сөн елгасы буенда урнашкан ямьле дә булган, җанга да якын булган Кыпчак авылында гомер итәбез 🙏😊👋👋
Әлфирә Ахсанова.